Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Балалар хакы бар

08.06.2010

Левченко бистәсендәге махсус мәктәпнең тимер рәшәткәле капкасы янына килеп, андагы “Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы дәүләт учреждениесе яшүсмерләр һәм тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус гомуми белем бирү мәктәбе” дигән сүзләрне укыгач, уйга калдым, әмма “тәртипләре тайпылышлы” дигән кәлимәләрнең асылына, төбенә төшенмәдем. Ягъни, мәсәлән, ни өчен, нәрсәләр нәтиҗәсендә тәртипләрендә үзгәрешләр барлыкка килгән дигән сораулар бимазалады күңелне. Белешмә тактаның рус телендә язылганы да әллә ни ачыклык кертмәде. Андагы сүзләрнең “ с девиантным поведением” дигәне аңлашылып бетмәде. Сүзлектә “девиация”гә 1. компас угының зур күләмдәге тимер масса тәэсирендә авышуы; 2. снаряд, пуля, корабль кебекләрнең төрле сәбәпләр аркасында юнәлеш үзгәртүләре дип аңлатма бирелгән. Ә менә кешегә күчереп исәпләгәндә нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә балаларда тайпылыш барлыкка килгән? Нәрсә белән авырый бу балалар? Менә шушы сорауларга җавап табасы килү теләге мине шушы махсус мәктәпкә, аның директоры Нәфис Әсхәт улы Галләмовка китерде.

- Әйе, безне сез генә түгел, бик күпләр дөрес аңламый, - дип елмаеп, ачык йөз белән каршылады Нәфис Әсхәт улы һәм сүзен болай дип дәвам итте: - Кайберәүләр безгә: “Монда юләр балалар тәрбияләнә дип уйлаган идек,” – диләр. Икенчеләре исә биредә балалар төрмәсе дип фикер йөрткәннәрен әйтәләр. Әмма боларның берсе дә хак түгел. Акыллары булып та, кечкенәдән урам йогынтысында үскән, тәрбияләнгән балалар алар. Күбесенең әти-әнисе юк, булганнарын да эчкән, урлашкан, баласын карамаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

- Балалары да эчүчелек белән шөгыльләнмәгәндер бит?

- Эчүче генәме әле! Безгә суд карары нигезендә китерелгән балаларның 68%ы токсикоманнар. Алар келәй иснәгәннәр һәм авыруга әйләнгәннәр. Хәзерге көндә бездә 11 яшьтән 17 гә кадәр 59 бала тәрбияләнә. Алар гел алмашынып тора. Кайберәүләрен безгә - 1 елга, кемнедер – 2 елга, өченчеләрен 3 елга хөкем итеп китерәләр. Ябык типтагы учреждение булса да, төрмә түгел бу. Тик соңгы ике елда шундый хәл күзәтелә: балаларның хөкем карары нигезендәге вакытлары чыкса да, судка гариза язып, безгә кире кайта башладылар. Шундый 21 бала бар хәзер. Менә монысына без бик аптырадык. Сәбәбе нәрәсдә дисезме? Бала үз өенә кайта һәм анда үзен берәүнең дә көтеп тормаганын күрә. Әти-әниләре дә каршы алмый, эчәләр, өйдә тәртип юк, бөтен дөнья шешәләр белән тулган, наркоманнар өере барлыкка килгән. Әле узган атнада гына бездән чыгып киткән 2 бала күз яшьләре белән елап кире әйләнеп кайтты. Бу аңлашыла да, аларның җинаять белән тулы элеккеге тормышларына әйләнеп кайтасылары килми. Андыйларны мин авырлык белән булса да, кичке мәктәпкә укырга кертәм. Бу уңайдан 109нчы лицейның җитәкчесе Николай Кирпичниковка олуг рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ә бездә чынлап та авыр балалар тәрбияләнә. Алар беркемгә дә - әтиләренә дә, әниләренә дә укытучыларына да ышанмыйлар.

- Аллага да ышанмыйлармы?

- Әйе, элек шулай иде. Соңгы 1-2 елда рухи мәсьәләдә үзгәрешләр сизелә башлады: 28 балабыз Адоратский урамындагы христианнар чиркәвенә йөрергә кереште. 6 яшүсмер “Сөләйман” мәчетенә барырга теләк белдерде. Элек аларның саны уннан артса да, берничәсе бездәге махсус мәктәптән киттеләр. Шулай ук, олы рәхмәтләребезне бу гыйбадәтханәнең имамы Илдар хәзрәт Баязитовка, андагы барлык хезмәткәрләргә әйтәсебез килә. 2 ел рәттән безнең балалар “Сөләйман” мәчете каршында оештырылган җәйге лагерьларда булдылар һәм аны бик ошатып кайттылар, Рамазан аенда ифтарга – авыз ачу мәҗлесләренә йөрделәр. Хәтта кайберләре “Кол Шәриф”, “Мәрҗани” мәчетләрендә үткәрелгән Коръән уку бәйгеләрендә катнаштылар. Шулай да яшүсмерларне күз уңыннан җибәрергә ярамый. 2 ел бездә тәрбияләнеп тә аларга тулысынча ышанып бетеп булмый әле. Шуның өчен безнең балалардан баш тартмавы, курыкмаганы, ихластан ярдәм итәргә торганы өчен дә Илдар хәзрәт безгә кадерле.

- Сездәге 1-2 авыр баланың гыйбрәтле язмышы турында сөйләсәгез иде.

- Менә күптән түгел генә килеп китте бездә тәрбияләнгән бер бала. Ул инде бер ел бередә укымый. Роман монда булганда аның әти-әнисен, апасын һәм энесен эзләдек. Иң якын кешеләре белән аерылышкач, әтисе үзе белән 14,17 яшьлек яшүсмерләрне алып китә, ә әнисе белән 3,7 яшьлекләр кала. Алар элек Эсперанто урамында торганнар. Эчкәнгә күрә әти-әниләрен эштән куганнар. Әниләре югалган. Ике кечкенә малай йортның подвалында мөстәкыйль көн күргәннәр, иске суыткычларда төн кунганнар. Алар урлаша башлаганнар. Ач үлемнән күршеләре коткарган: алар бу балаларны жәлләп ризыклар китереп биргәннәр. Шулай 1-2 ел сукбайлыкта яшәгәч, алар турында милициягә хәбәр иткәннәр һәм сабыйларны балалар йортына тапшырган. 2 бертуган бер-берсен югалта, Роман безгә килеп эләгә. Кыскасы, без аның бәләкәй энесен эзләргә тотындык һәм аны Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында таптык. Ул инде абыйсын белми, аны танымый, чөнки бәләкәй чакта аерылганнар. Тәүге тапкыр очрашкач, Роман белән Коля бик дулкынландылар. Шулчагында мин Романга: “Син олы абый кеше, үз гаиләңнең бер өлешен таптың. Хәзер шундый зур җаваплылык синең башыңда, сиңа нык тырышырга, әйбәт укырга, кеше булырга кирәк. Булдыра алганча мин ярдәм итәрмен,” – дидем. Без шуннан соң ай саен күчтәнәчләр алып, Коля янына балалар йортына йөри башладык. Вакытлар узды. Беркөнне безгә “Татарстан” радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин килде һәм мондагы балаларның ачы язмышлары турында бик җылы, дулкынландыргыч репортаж эшләде. Җомга көннәрнең берсендә аның “Пар канатлар” дигән тапшыруы эфирга чыкты. Беркем дә битараф калмагандыр бу тапшыруга, Аллаһының рәхмәтләре яусын Рәзин Ахун улына. Шунда Роман үзенең элеккке йортындагы күршеләренә - аны ашаткан әбиләренә рәхмәтләрен белдерде. Беркөнне безгә ике әби килде. Алар радиодан үзләренә рәхмәт сүзләрен ишетеп, Романны эзләп килгәннәр. Без аларны очраштырдык, сабыйларча шатландылар һәммәсе дә. Бу әбиләр безгә еш килеп йөри башладылар һәм беркөнне Романны үз тәрбияләренә алырга теләк белдерделәр. Әмма аларга “опека”ны алуы җиңел булмады, чөнки Идел буе районында: “Сез карт инде, ярамый,” – диделәр. Без аларга теләктәшлек белдергәч кенә рөхсәт бирделәр. Романның әти-әнисенең тәки эзенә төшә алмадык, аның каравы бертуган апасын таптык, ул Восстание урамында гына яши булып чыкты. Ул инде гаиләле, ире, баласы бар, тик фатирлары кысынкы. Краснодарда торучы бертуган абыйсын таптык. Ул килешү буенча махсус гаскәрләрдә хезмәт итә. Тагын бер очракны сөйләп китмәкче булам. Моннан бер ай элек кенә 15 яшьлек бер баланы китерделәр. Ул туганнан алып хәзергә кадәр беркайда да теркәлмәгән. Бернинди дә документы юк, Казанда юк андый кеше. Әнисе булган – үлгән, әбисе вафат. Әнисенең апалары бар: алар үзләренә алганнар бу егет яши торган бинаны, чөнки аны “шакал, бандит” дип исәпләгәннәр. Мәктәпкә йөрмәгән ул. Без аның “Туу турындагы таныклыгын” эзләп таптык. Бик авыр эш икән ул кешенең хокукларын кайтару. Олуг рәхмәтләремне әйтәм урыннарда эшләүче Илгиз Дәүләтшин һәм Рәис Сәмигуллин әфәнделәргә. Аларның ярдәме белән хәзер бездән киткәч тә ул урамда калмаячак.

- Хәтерем ялгышмаса, элек бу урыннар ташландык хәлгә килгән иде. Хәзер исә биредә шундый чисталык һәм пөхтәлек күзгә ташлана.

- Элек биредә 8нче интернат булган, ул яраксыз хәлгә килгән, аның тәрәзәләре дә, ишекләре дә юк иде. 2004 елның июнь аенда бирегә килдем. Безнең акчабыз да, бай әтиләребез дә юк. Аллага шөкер, хөкүмәтебезнең кайгыртуын тоеп яшибез. Аеруча Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә рәхмәтлебез. Ул Хәйрия елын игълан иткәч, эшкуарлар, банкирлар, сәүдәгәрләр безгә булыша башладылар. Хөкүмәт җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров һәм башкаларга шулай ук җылы хисләребезне белдерәбез. Безгә күпләр булыша бүгенге көндә. Аларны атап чыгу өчен генә күп вакыт кирәк булыр иде. “Рубин”, “Ак Барс”, “УНИКС”, “Форсаж” клублары һәм башкалар әнә шундыйлардан. Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы башлыгы Роза Җаббарова безгә ташламалар ясап, 350 кубометр уңдырышлы туфрак бирде. “Сорый-сорый туйдырып бетердегез инде,” – димәде. “Килегез, карагыз, бала хакы бар,” – диде. Без бәрәңге бакчасы ясадык, кишер, чөгендер, шалкан утырттык. Киләчәктә тегү цехы ачарга хыялланабыз. “Татглавинвестстрой” оешмасы, “Йөрәктән-йөрәккә” фонды җитәкчесе Тереза Камалова, “Транссервизстрой” оешмасы җитәкчесе Касыйм Галләмов, безгә гел ярдәм итеп тора, рәхмәт аларга. Тик “Татглавинвестстрой” эшләп биргән остаханәгә станоклар куярга, дөресрәге, аны сметага күчерергә генә онытканнар. Менә монысын якын киләчәктә хәл итәсе бар әле.

- Үзегезнең хезмәткәрләр турында берничә сүз әйтсәгез иде.

- Бер кеше мондый зур эшне һич тә үзе генә башкара алмый. Без барыбыз да бер команда булып тырышабыз кеше ясарга бу балалардан. Шулай да социаль-психология хезмәте җитәкчесе Ирина Бохусева, тәрбия эшләре буенча урынбасар Юрий Кладов, режим буенча урынбасар Рөстәм Насыйбуллин, уку-укыту эшләре мөдире Диләрә Усманова, табиблык кылучы һәм хуҗалык эшләрен алып баручы Илгиз Усманоның тырышлыгын әйтмичә булдыра алмыйм. Мин үзем дә яшьтән әтисез калып, Әлмәт шәһәрендәге интернатта тәрбияләндем. Әтиебез пычактан һәлак булган. Шуңа күрә кечкенәдән үземне милициядә эшләргә дип әзерләдем. Тулада милиция мәктәбен тәмамладым. Казандагы 10нчы интернатта балалар укыттым, әмма үземнең татар телемне белмичә үстем. Әнием Өммегөлсем армиягә хатларны татарча яза иде, шуннан гына туган телебезне аңлый башладым. Әниебез 83 яшьтә, Аллага шөкер. Аны Әлмәттән Казанга күчердек. Менә шуңа күрә дә мин безгә эләккән балаларның хәлен аңлыйм. Безнең максатыбыз бер генә - аларны урам йогынтысыннан йолып алып, илгә файдалы чын кеше итеп тәрбияләү, чөнки, Роза ханым әйтмешли, бала хакы бар.

...Ә мин исә “Девиант” дигән сүзнең мәгънәсен аңлап, үзе дә балаларча самими елмаючы Нәфис Әсхәт улы Галләмовка рәхмәтләр әйтеп, кайту ягына борылдым. Мине махсус мәктәпкә эләгеп, бөтенләй башка тормыш белән яши башлаган балаларның куанычлы, шул ук вакытта моңсу да булган җылы карашы озатып калды.

Әңгәмәдәш – Хатыйп Гәрәй



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты