Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

«Америкалылар турындагы фикерем чәлперәмә килде»

28.09.2010

Күптән түгел генә Казан егете, башкаланың Кеше хокукларын яклау үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов Америка Кушма Штатларына барып кайтты. Ул анда америкалылар тарафыннан оештырылган махсус программа буенча барды. Бу программа нигезендә чит илгә Татарстанның иң алдынгы яшьләре чакырылды. Алдынгылар рәтенә республикадан нибары 7 кеше кергән, алар арасында татар егете Булат та бар. Булатның Америкадан кайтуын түземсезлек белән көттек һәм мөмкинлек чыгу белән үк аның белән очрашып әңгәмә кордык.

- Булат, бу программаның үзенчәлекләре турында сөйлә әле. Аның оештыручысы кем?

- Башыннан ук сөйлим. Узган елның октябрь аенда Казанга АКШ Дәүләт секретаре Хиллари Клинтон килгән иде. Ул республика җәмәгатьчелеге, эшмәкәрләр һәм хакимияттәге яшьләрне америкалыларның эшчәнлеге белән танышу өчен диңгез артына — АКШка чакырды. АКШ Дәүләт департаменты тарафыннан оештырылган 3 атналык программа «Татарстанның яшь лидерлары» дип аталды. Без барлыгы 7 кеше бардык. Яныбызда һәрвакыт ике тәрҗемәче булды. Алар 1976 елда Америкага күченеп килгән булган. Алар безне борчыган һәр сорауга җавап бирергә тырышты, Америка җәмгыятен аңларга ярдәм итте.

- Өч атна эчендә кайларда булырга туры килде? Нәрсә белән шөгыльләндегез?

- Бер атна Вашингтонда яшәдек. Биредә без рәсми затлар һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очраштык. АКШ Дәүләт департаментының Европа һәм Евразия эшләре буенча Бюро хезмәткәре, АКШ Сенатының кече оешмалар һәм эшмәкәрлек комитеты җитәкчесе, Сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашулар узды. АКШ башкаласында без беренче тапкыр «социаль эшмәкәрлек» дигән төшенчә турында ишеттек. Ягъни эшмәкәр табыш алуны түгел, ә мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдәге социаль үзгәрешләрне максат итеп куя. Соңрак шуны белдем, Америка эшмәкәрләренең күбесе эшкәмәрлекнең бу төре турында белми икән.

Без Вашингтон үзәгендәге Ак йорт, Капитолий, Вьетнам сугышында һәлак булучылар Мемориалы кебек үзенчәлекле урыннарда булдык. Үзем генә Арлингтонга хәрби зиратка бардым. Биредә Беренче һәм Икенче бөтендөнья, Вьетнам, Әфганстан, Гыйрак сугышлары ветераннары, аларның гаиләләре җирләнгән. Һавада очу һәм космонавтика Милли музеенда да булырга туры килде. Бу ике катлы зур бинада раритет техника тәкъдим ителә. Алар арасында Америка астронавтларының космоска очкан аппараты бар.

Вашингтоннан Миннесота штатының иң эре шәһәре — Миннеаполиска очтык. Монда күпме эзләсәк тә, үзебезнең «Бәхетле» сыман кибетне таба алмадык. Без урнашкан кунакханә янында бернинди азык-төлек кибете дә юк иде. Штат башкаласының исеме — Сент-Пол. Аны Миннеаполис белән игезәк шәһәрләр дип йөртәләр. Штат җирлегендә барлыгы 936 күл һәм 513 парк бар икән, хәер, анысына алдан ук игътибар иткән идек. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте, монда яшәүче халык спортка мөкиббән, һәммәсе дә спорт белән шөгыльләнә. Вашингтонда чыдап булмаслык кызу булган булса, Миннеаполистагы һава торышы уртача кебек тоелды.

Миннесоттада мөселман халкының Америка җәмгыятендәге роле темасына фикер алыштык. Африкан үзәгендә, эшмәкәрлекне үстерү оешмасында — һәркайда безне колач җәеп каршы алдылар. Конгрессмен Кейт Элиссон бүлмәсендә безгә ислам мәнфәгатьләренең гомуммилли дәрәҗәсендә яклануы турында сөйләде. Аннан соң Калифорния штаты башкаласы Сакраменто шәһәренә бардык. Аның губернаторы — танылган Арнольд Шварценеггер. Кызганычка каршы, аның үзен күрү насыйп булмады, ләкин бүлмәсе янында фотога төшү бәхетенә ирештек.

Америка азык-төлек товарларының күп өлеше Сан-Хоакин шәһәрендә җитештерелә икән. Әмма моңа да карамастан, штатны банкрот хәлендә диләр, чөнки чыгымнары табышка караганда күпкә артыграк. Монда без беренче тапкыр рус эшмәкәрен очраттык. Сергей Иванников «Россия һәм Америка ММЧ» оешмасын җитәкли. 1996 елга кадәр Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә яшәгән. Ул рус телендә «Славянское обозрение» исемле газета чыгара.

Ярты көнебез Сан-Франциско дигән гаҗәеп матур шәһәрдә узды. Без монда да җылы һава торышы булыр дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Һава температурасы 10-12 градус кына җылы булды. Шул сәбәпле, һәммәбез дә кибеткә кереп кофта-курткалар сатып алырга мәҗбүр булдык. Бу шәһәрдә ике легендар күперне, дөньяның иң танылган урамы Ломбард-стритны күрдек. Тын океаны яр буена да барып килергә өлгердек.

Хьюстон шәһәре (Техас штаты) безне кызу һава торышы белән каршы алды. Монда планлаштырылган барлык чаралар да күңелле һәм мавыктыргыч узды. Без барган соңгы шәһәр — АКШның Төньяк Каролина штатында урнашкан Гринсборо шәһәре. Ул «яшел» булуы белән аерылып тора: монда урман да болын гына. Сәфәребез соңында җирле музейга кереп чыктык. Анда безгә 60нчы елларда кара тәнле америкалыларны үтерү, илдән куу турында сөйләделәр. Хәзер моны күз алдына да китерү кыен, чөнки аклар да, каралар да үзара дустанә мөнәсәбәттә яши.

- Америкадагы эшмәкәрлек белән Россиядәге эшмәкәрлекнең аермасы нәрсәдә?

- Иң зур аерма шунда, анда хакимият эшмәкәрлеккә бернинди дә басым ясамый. Җитәкчелеккә яисә полиция хезмәткәренә ришвәт бирү — америкалылар өчен акылга сыймаслык хәл. АКШта оешма теркәү өчен нибары берничә көн кирәк. Бу илдә бер кешеле оешмалар бик күп. Шул бер кеше бөтен эшне берүзе башкара.

- Америкалылар турында шәхсән нинди фикердә калдың?

- Америка халкы турында сөйли торган сүзләр, алар турындагы карашым шунда ук чәлперәмә килде. Аларны бик кыланчык кешеләр диләр, юк ла. Бу үзен, чын мәгънәсендә, ихлас тота торган халык. Алар бик аралашучан. Америкалыларны сэндвич белән гамбургер ашап симереп беткән, диләр. Анысы да хак түгел, дөрес, таза кешеләр бар. Андыйлар бездә дә бар инде ул. Ләкин күпчелек халык спорт белән шөгыльләнә. Россия турында алар бик аз беләләр: дөньяның иң зур иле, Путин, ракеталар, Мәскәү — бар белгәннәре шул. Шулай да, АКШ һәм СССР арасындагы каршылыкны белмәүчеләр сирәк биредә. Ә Вашингтонда хоккейчы Александр Овечкинны бик яхшы беләләр. Монда аны Алекс Овечкин яисә Ови диләр.

Игътибарымны җәлеп иткән әйберләр турында да әйтәсем килә. Вашингтонда бомжлар күп, әмма аларны берсе дә кумый. Алар башкалар кебек үк кибеткә кереп, әйбер сатып алып йөри. Һәр штатта сатудан салым алып калалар. Әйтик, Пепси-кола 1 доллар 79 цент тора икән, чынлыкта аның өчен 1,99 доллар алалар. Казанда да, хәтерләсәгез, Камил Исхаков заманында шулай иде. Америкада яшәүнең өстенлекле ягы — монда 21 яше тулмаганнарга спитрлы эчемлекләр сату катгый тыела. Кафеда утырганда, мәсәлән, сырага заказ бирсәң, сиңа 22 яшьтән дә ким түгел икәнне дәлилли торган документ күрсәтергә тиешсең. Вашингтонда метродан файдаланучылар бик аз. Бәлки бу метроның артык тирәндә урнашуына бәйледер. Метрога төшү өчен лифтка утырырга кирәк.

Эльвира ШАКИРОВА

Intertat.ru



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты