Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Фәрит Дәүләтшин: “Фестиваль татар киносын да үстерә”

22.09.2010

Режиссер Фәрит Дәүләтшинның картиналары Канада, Төркия, Малайзия, Япониядә узган халыкара кинофестивальләрендә катнаша. II халыкара «Алтын мөнбәр» фестивалендә ул жюри әгъзасы иде. Милләттәшебез «Үзбәкфильм»да эшләгән, унбиштән артык нәфис фильм төшергән. Казанда узган VI халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстантыш программасында аның «Мәдинә» («Мадина. Испытания любви») фильмы күрсәтелде. Режиссерны без Х. Ширмән сценарие буенча эшләнгән «Ерактагы якты йолдызым» телефильмы аша да беләбез. Бу картина былтыр ТНВ каналында зур уңыш белән барган иде.

Фәрит әфәнде, быелгы фестивальне Сез ничек бәялисез?

Бу елны конкурста шактый безнең кино катнаша. Аллаһ кушса, елдан-ел фестивальдә Татарстан фильмнары күбрәк тәкдим ителер, дип өметләнәм. Быел документаль, анимацион эшләр дә күп булды.

Фестивальне оештыру ягыннан фикерләрегез нинди?

Оештыру ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел. Мәскәүдән Сергей Соловьев, кино тәнкыйтьчесе Кирилл Разлогов өйрәтү дәресләре уздырды. Делегацияләр, әлбәттә, теге елдагыга караганда кимрәк булды, дип саныйм. Елдан-елга алар күбрәк килсә, яхшырак булыр иде кебек. Иң мөһиме, әлбәттә, үзебезнең кино күбәйсен. Татар киносы фестивале үткәрсәк тә әйбәт булыр иде.

Фәрит абый, чит илләрдән килгән кайбер киноларның бюджеты 13 миллион долларга җитә. Мондый акчаларга төшергән фильмнар янында үзегезнең продукциягезне күрсәтү Сезне куркытмыймы?

- Юк, куркытмый. Аларның тасмалары гына да ни тора! Бер күз ташлау белән киноларның зур бюджет тотып төшерелгәне күренә. Оператор техникасы да киноның эчтәлеген баетуга юнәлдерелгән. ХХI гасыр булгач, шулай булырга тиеш тә инде ул. Ә безгә алтмышынчы елларда акча ничек бирелгән булса, һаман шулай алабыз.

Шулай да, бер урында тормыйсыз кебек...

Татарның атаклы шагыйре Г. Тукай турында тарихи фильм төшерергә ниятлибез. Үзегез беләсез: тарихи фильмнарга акча күбрәк сарыф ителә. XX гасыр башындагы чорны гәүдәләндерергә кирәк булачак. Монда инде миллионнар соралачак. Операторны Печән базарына гына чыгарып җибәреп булмый...

Татар режиссерлары яхшы кино эшләр өчен дәүләттән акча алып булмый, дип зарлана. Сыйфатлы кино төшерү акчага гына терәлгәнме? Бәлкем аның бездә чын осталары да азрактыр?

Белгечләр дә җитешми торгандыр инде, режиссерлар да бармак белән генә санарлык. Болары инде зур кинофестивальләрдә дә үзләрен күрсәткән, сәләтле егетләр. Бу эштә дәүләт ярдәме дә бик кирәк. Хәзер мәдәният-сәнгать университетында режиссерлар да әзерлиләр. Бер-ике елдан алар диплом алачак. Ә ничек эшләп китәчәкләре әле ачыкланмаган. Аларга бит диплом эшләрен төшерү өчен дә чыгымнар кирәк. Бу өлкәдә спонсорлар табу да бик читен. Һәр акчалы кеше үзенә дә керем көтә...

Мөселман киносы фестивале ел саен уздырыла. Татарстан киночылары һәр ел фестивальгә фильм төшереп өлгертә аламы? Эчтәлекле, югары сыйфатлы киноны бер елда өлгертеп була дип һич башыма китермим. Бәлкем фестивальне ике елга бер уздырыргадыр?

Бу мәсьәләгә ничек карыйсың бит. Яхшы, зур фильмны төгәлләгәнче ел ярым вакыт үтә. Яңа фестивальгә әзерлекне менә хәзер үк башларга кирәк. Татар студиясе булмагач, киноларны планлап төшереп тә булмый. Кайсы режиссер ничек акча таба, шул вакытта эшкә керешә инде. VII мөселман киносы фестивалендә бәлкем Татарстаннан бер фильм да булмас. Ә үткәрү мәсьәләсенә килгәндә, монда бит татар кинолары гына катнашмый. Мин һәр ел үткәрү яклы. Быелгы фестиваль киноларына гади халык бик теләп йөрде. Залга керә алмый калалар иде хәтта. Бу башка милләтләрнең мәдәниятен өйрәнү, аларның тормышы белән танышу өчен дә зур этәргеч бирә, халыклар дуслыгын арттыра, дип уйлыйм.

Иран, Мисыр, Һиндстаннан килгәннәрне дә зур кызыксыну белән карыйлар бит. Башкортларныкын да бик җылы кабул иттеләр. Ел саен киноларның сыйфаты да уңай якка үзгәрә бара. Режиссер буларак мин бик сөенәм. Төрле илләрдән коллегаларыбыз килә, фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Безнең өчен фестиваль зур бәйрәм кебек. Мөселман киносы фестиваленә башка абруйлы кино фестивальләрдә катнашкан эшләр дә килә. Югары профессиональ киноларга карап без дә алга омтылабыз.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Мөршидә КЫЯМОВА

Intertat.ru



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты