Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Супер Тамада: Рамазанда да туйлар туктап тормады

17.09.2010

Гамил Нур - шоумен, журналист. Халыкара фестивальләрне оештыручы һәм алып баручы, китаплар авторы. Сонгы елларда ул оештырган хәләл туйлар популяр булып китте. Супер Тамада тәхәллүсе белән эшли. Татар, рус, төрек һәм башка телләрдә алып бара. Тамада Tatar-islam.ru сайты хезмәткәренә җавап биреп, ураза аенда да туйлар булды, дип белдерде.

Ничә сум?

Әйтик, ничә сум? Ә матди сорау – авыр сорау ул!

Нульдән башлана. Француз социалистлары кебек эшлим. Бик күп чараны бушлай ясыйм – әйтергә дә кыенсынам хәтта, барыбер ышанмассың. Сукырларга һәм гарипләргә дә бушлай. Ә әрсезләрдән киресенчә күп бәя сорар идем. Ошамасалар, баш та тартам. Менә әле генә берсе кыйммәтле ресторанда 150 кешегә 300 мең тәңкәлек меню, беркемгә кирәк булмаган шарлар “заказать” иткән дә, миңа зар елап утыра, банкрот, имеш. Ул 300 меңлек исраф ресторанга  мине ун меңгә кодаламакчы иде. Казанда андый залда эшләүче тамада бригадасы бу айларда 20 меңнән башлый. Унга эшләүчеләр дә бар. Өйрәнчекләр тагын да арзанга эшли. Болар – аракылы туйда халыкны “сикертүче”ләр бәясе. Ә аек халыкның күңелен башка күрүчене  белмәгәч, бәяне дә белмим. Мантыйк (логика – Н. С.) буенча аларга күбрәк түләнергә тиеш: җаваплылыгы күбрәк, эше дә авыррак санала. Тик чынбарлык башка бит, аны халыкка әйтергә генә теләмиләр. Чын мөселманнар арасында акчалы эштә, зур бизнеста утыручылар аз бит. Алар намуслы, урлый, халыкны изә белми. Шулай ук күбесе бик яшьли әти-әнисе акчасына өйләнә. Шуңа күрә мөмкинлекләре дә чикле. Мин исә аларны арзанга туй ясарга өйрәтәм. Экономияләү, исрафтан качу – гаеп эш түгел.

Ничек тамада булып киттегез?

Тамада – электростанция кебек, энергия таратучы. Вампир, тәкәббер тамада була алмый. Башта бер дустың ярдәм сорый, аннары икенчесе. Тик алар синең аек тормыш алып баруыңны анлап бетерми. Мин дә бер заманны: «Мулла кушмый», – дип котылдым. Монысы 1995 елда булды бугай. Аракысыз бәйрәмнәр дә ясагач, шундый ук туйларга чакыра да башладылар һәм кабаттан туйлар чоры башланды. 2002 елга кадәр бушка, изге ният өчен эшләдем. Хәзер исә инде атна саен Казанда мондый туйлар үтә. Исерек көен көйләү түгел инде, бик күңелле эш.

Димәк, авыр эш түгел?

Миңа җиңел! Урман кисү түгел бит ул. Бары тик күңелең киң, йөзең ачык, кешеләргә мәхәббәтең зур булсын. Горурлыкны ташлыйсың да, барысына да баш иясең, хезмәт итәсең!

Хәл китмиме?

Китә, хәтта күз тия.

Минимум хәрам


“Мөселманча туй” нәрсә ул?  

Симптом: аракысыз уза. Кайберләре ике бүлмәдә, Коръән укып кына да ясый.

Төп  кагыйдәгез?

Максимум хәләл, минимум хәрам.

Рамазан аенда күп тамада эшсез утырды. Туйларны  еш алып барырга туры киләме?

Кыш көне аз, җәй  көне күп. Рамазан аенда туй ясауны гөнаһ, дип санаучылар да бар. Рамазан аенда бераз тынып калалар шул. Аракы белән ясау зур гөнаһ, әлбәттә. Тик менә бер көнне шәһәр үзәгендә ике туй күрдем. Гадәти руслашкан татарның исерек туйлары.  Тик Рамазанда никах яисә хәләл туй ясау гаеп түгел. Дөрес, авыз ачу бик соң була, уңайсызрак инде. Шулай да ясаучылар булды. Ифтар итеп үткәрделәр.

Татар халкы өчен бу туйлар яңалыкмы?

Яңалык. Татар өчен патша заманында туй аракысыз булган, имеш. Тик  нинди туй анда, сез нәрсә? Ашарына, кияренә булмаган кеше ничек туй ясасын ди? Урлап, я сорап алып кайтканнар да, кечкенә генә никах һәм бете-китте вәссәләм. Бугенге зур туй – ул совок традиция. Алтмышынчы елларда шәһәрләрдә, шахталарда авылдан качып яшәп ятучы татарлар гармун һәм чарка белән бәйрәмнәр ясый башлады. Җитмешенче елларда гадәткә әверелде. Туйда туганнар, ата-ана сүзләре аша моң белән тулса гына, чын татарча формат туа. Ә мөселман туена исә дога, рухият тә кирәк.

Дини туйлар кайда  популяр?

Бик дини авылларда һәм зур шәһәрләрдә. Соңгыларында кеше күп яши, шуңа күрә күп булып тоела. Исерек авылларга исә хәләл туй балет кебек үк кыргый нәрсә.

Хәләл туйлар “күңелсез” үтмиме соң?

Туй хәмерсез булганы өчен генә начар була алмый. Салават концертларында сәхнәдән аракы өләшмиләр бит: күңелле була. Уңмаган артист исә аракы эчертсә дә халыкка ярый алмый.  Тик хәзерге байлар туйда сүз сөйләтүдән курка бит. Исерек яки беркатлы туганнары ялгыш сүз сөйләп эшне бозар, диләр. Яшерер нәрсәләре дә була. Шуңа күрә “кыйммәтле” артистларны чакыралар да, бәйрәм буена шуларны җырлаталар. Концерт туе, балаган, кәмит шоу килеп чыга. Хәмерсез туйда да кайберләре шулай аз сөйләтеп, күп кәмит ясауны сорый. Клиент сүзе – канун. Тамада туй ясаучыларның олы хыялларын һәм кунаклар теләген берләштереп эшләргә мәҗбүр.
 
Хатыннар кысылып утырмый


Туйда нинди чикләүләр бар?
 
Кайбер туйларда хатыннар аерым өстәлдә  утыра, алар катнашмый. Ә кайберсендә алар аерым бүлмәдә утыра: ул вакытта  безгә бик рәхәт. “Кеше хатынын сөйләштермә”, – дип ирләре дә бәйләнми, кирәкмәгән җирдә хатыннар да кысылып утырмый.

Кунакларның яртысы диндар, ә кайберләре  дөньяви булса?

Яртысы диндар булса, яхшы инде ул. Гадәттә бик азы – кияү белән килен һәм аларның берничә дусты гына диндар була. Калганнары руслашкан яисә гадәти татарлар. Мине нәкъ менә ике арада күпер, дуслаштыручы итеп чакыралар да инде.  Микрохирург кебек эш итәм: кешеләрнең башыннан “аек рәвештә бәйрәм итеп булмый”, дигән шешне алып атам.  
Шәригатьчә үткәрү – яшьләрнең теләгеме яки ата-ана таләбеме?

Яшьләрнеке, чөнки алар яңа карашлы. Кайбер ата-аналар, туй өчен акчаны үзебез түлибез, бәйрәм безнеңчә булсын, дип миңа шалтырата. Төп курыкканнары: күршеләр, туганнар аракысыз яки музыкасыз булган өчен гаепләмәсме, саран димәсләрме, янәсе. Тик, гадәттә, ата-аналар сүзе закон түгел, ә балаларныкы закон. Ата-аналар балаларына каршы килергә курка. Аларга сакал җибәргән кияү егетнең бер кылый карашы да житә. Эчми, тартмый торган шул уллары өчен сөенеп яшәсеннәр.

Муллага ничә сум тулисе?

Сез туйлар ясаучы агентлыкларда  “Мөселман туйлары” семинарларын  оештырасыз. Ни өчен?

Гади халык таныш-белеше аша безне эзләп таба. Ә агентлыклар акчалы буратиноларга хезмәт күрсәтә. Шуларга “нәрсә ул никах” яки “кызымның әти-әнисе татар, никахсыз бирмиләр, нишләргә” ише сораулар белән еш мөрәҗәгать итә башлаганнар. Башка сораулар да бар: “Муллага ничә сум түлисе?”; “Кол Шәриф”тә никах ничә сум?”; “Чиркәүдә дә төтәнергә, мәчеттә дә никах укытырга буламы?” Агентлыклар аптырашта: серләрен белмиләр. Семинарларда шундый сораулар буенча борчыйлар. 

“Кол Шәриф”тә никах укыту ничә сум?

Муллада да, мәчеттә дә бәя юк, сорамыйлар, чиркәү түгел бит ул. Бары тик “Кол Шәриф”тә алдан-алы никах укытыр өчен чиратка басарга кирәк. Әмма син барыбер сәдака бир, жәлләмә, бу – хәерле эш.

Туйны ничек кызык үткәреп була?

Яхшы эчтәлек, җылы атомосфера белән. Туйны ток-шоу форматында ясыйм. Аудиториягә карап уеннар сайлыйм. Һәр туйга яхшы итеп, соңгысы кебек әзерләнеп барам. Йөз төрле кеше, йөз төрле зәвыкка эшлим. Ата-аналарына күрсәтер өчен программа төзеп салам. Шуны укыгач, бераз тынычланып калалар: ничек узачагын аңлыйлар. Һәр туй үзе спектакль һәм Андрей Малахов шоуы кебек килеп чыга. Артист һәм экспертлар: кияү-килен, ата-ана, туганнар һәм дуслар була. 

Кызыклы хәлләр дә күп була торгандыр…

Күп. Менә Сабадан Әнис исемле бер егет зур итеп Казанда туй ясады. Чыгымнары күп булды. Туганнары да шактый күләмдә матди ярдәм туплап бирде. Ә ул яшь хатыны белән бергә бар акчаны авылда торучы әнисенә тапшырды. Бу – минем клиентларның аеруча тәрбияле кеше булуын раслый. Мәскәүдә исә туй башланмас борын, яшьләр янына чиратка бастылар. Конвертка салу юк, зур итеп күрсәтеп биш меңлекләрен тоттыралар. Ә Дүртөйледә чишмә янына су алырга төшеп киттек. Аннан соң, чиләктән су эчәр өчен акча китерә башладылар. Анда сандык алыр өчен дә акча, чәк-чәк ашар өчен дә акча, подноска басып биегән өчен дә акча салу кирәк. Ә тау ягы татарлары туйга көянтә чиләккә асып каз китерде һәм жырлап-биеп аны тапшырды. Аксубайда исә көндез яшьләр кунак ителде, ә кичен өлкәннәр. Чувашиядә исә туйда хатыннар гына биеде. Һәр якның, гаиләнең, авылның үз гадәтләре бар инде. Барысын да кызыксынып күзәтәм.

Тамаданы ничек сайларга кирәк?

Мөмкинлек аз булса, туй үзе дә исраф нәрсә бит инде ул. Никах та җитә сиңа. Яисә экономиялә. Туйны син үз өеңдә яки ишек алдыңда, һич югы бушка бирелгән бер залда яса. Туганнарың пешерсен, әзерләшсен. Бер кеше музыка куеп торсын. Тамада да бит акча сорый. Үзеңнең талантлы туганыңа яки дустыңа куш, ул алып барсын. Чыгымнан курыкмасаң, газеталарны, интернетны актар, анда игъланнар бар. Мине, гадәттә, туганнары киңәше белән табалар. Шулай ук мөселманнар өчен туйлар ясау буенча киңәш бирүче имамнар да бар. Мин дә бушлай киңәш бирә алам.  Шалтыратсыннар: 8 987 296 60 29; язсыннар: tatar-tamada@mail.ru .


Өч туйның берсе 


Алайса, ни өчен, туй, дип мәшәкатьләнергә?


Үзегез хәл итегез, ясыйсыгыз килмәсә яисә мөмкинлегегез булмаса, ясамагыз! Туй ясамаган, дип гаепләүче юк хәзер. Шулай да күбесе үткәрә: чөнки кешенең өч туе бар. Бәби туен һәм җеназаны ул шәхсән оештыра алмый.  Шуңа күрә Кызыл туйны ясар өчен яшьләр аеруча тырыша, аның өчен борчыла. Бик күп чыгымнар да тота. Аеруча ашау-эчүгә акча күп китә. Ә ашау-эчү, кызганычка каршы, кешедән бер көндә чыгып бетә. Ул майонезлы салатлар, майлы итләр кешене үтләтә дә әле. Ә менә туйда бирелгән рухи кыйммәтләр, эмоцияләр исә мәңгелек була ала. Хәтта кемнедер дин юлына китереп, яшь кияү киленне жәннәтле дә итә ала. Мин дә аларга башта ук төп максатны әйтеп тә куям: дәгъвәт. Шул очракта гына туеңның кирәге бар.


Нияз САБИРҖАНОВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты