Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Күзләр елый, йөрәк хәсрәтләнә

05.02.2010

Халык арасында сүзләр күп йөри. Гадәттә ул төрледән-төрле һәм күпертелгән була. Шуңа күрә, аларның кайсы чын, кайсы ялган икәнлегенә ышануы да кыенлаша. Без – журналистлар өчен бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки әлеге имеш-мимешләрнең күпчелегенә дөреслек яшеренгән була. Ниндиләре генә әле – арада яшәү мәгънәсен билгели торган, бәгырьләрне телеп ала торган иң ачылары да очрап куя. Сезгә бәян ителәчәк язма да шулай барлыкка килде.

Шамил ага янында

Соңгы араларда халык теле иҗатының колакка иң еш ишетелгәне мондый булды; имеш 15нче шәһәр хастаханәсе ишегалдындагы мөселманча ритуаль хезмәт күрсәтә торган моргта үлгән кешенең җәсадын шлангтан су сиптареп кенә юалар да, кәфенләп бирәләр. Акчасын мөселманча юган хак буенча алалар икән. Әлеге сүзләрнең кайсысы хак, кайсысы нахак булуын тиз арада ачыкларга кирәк иде. Чөнки һаман шулай телдән-телгә күчеп йөри-йөри ул халыкны шөбһәгә салырга, ислам динебезгә күләгә төшерергә, әлеге урында эшләүчеләрнең абруена сугарга мөмкин бит. Дөреслекне төрле имеш-мимеш, гайбәтләргә урын калдырмаслык итеп ачарга, ачыкларга кирәк. Юлга кузгалыр алдыннан «Сөләйман» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязит: «Язарга уйласаң, иң башта динебезгә ят булган төрле ямьсез күренешләр белән актив көрәшүче «Казан нуры» мәчете имамы Шамил хәзрәт Исхаковны күрергә тырыш», – дип киңәш тә бирде. Шулай итеп, Аллага тапшырып, мин Шамил ага белән очрашу өчен «Казан нуры» мәчетенә юнәлдем. Күрешү алдан ук килешенгән иде, шуңа күрә безгә сөйләшеп китү авыр булмады. Шамил ага сүзен төгәл, үлчәп сөйли торган кеше булып чыкты.

– Син бара торган җир «Республика хөкем-табиблык экспертиза бюросы» дип атала, – диде ул, – Аларның эше белән мин байтактан таныш инде. Моргка әлеге йортның арткы ягыннан керәсе. Анда Казанда, өйдә вафат булган кешеләрнең мәетләрен дә еш алып киләләр. Кулымнан килсә, мин аларның, экспертизадан кала(чөнки хокук саклау оешмалары белән бәйле), кеше мәетен юу-кәфенләү белән шөгыльләнүләрен, гомумән, тыяр идем. Әмма калада төрле милләт вәкилләре яши, шунысы комачаулый. Вафат булган мөселманнарны соңгы юлга озату мәшәкатьләре аның өендә башкарылырга тиеш. Бу аңарга карата борынгыдан килгән соңгы хөрмәтләрнең берсе һәм иманлылык билгесе. Өендә ул дин әһелләре, туганнары катнашында хасиятләп юыла, кәфенләнә, шунда җеназа намазы укыла. Ничек инде кеше гомере буе өендә яшәсен дә, үлгәч беркемгә кирәксезгә, кадерсезгә әйләнсен. Әле кичә генә син аңа ирем, әтием, энем дип дәшкән идең ич. Моргка илтеп юу-кәфенләүнең сәбәбен күпләр биек йортларда яшәүләре белән аңлаталар. Янәсе, алып бару, алып кайтулары бик тә уңайсыз. Кайберәүләр мәеттән куркабыз, диләр. Бу – бер сәбәп табу гына. Шул моргка баргач, иренең мәетен юарга заказ бирергә килгән бер хатын белән сөйләштем. «Ни өчен шулай эшлисең», – дим. «Рактан үлде, куркам», – ди. «Ул чир иярә торганмы?» – дим. «Юк», – ди. «Бар, мин әйтәм, кадерләп өеңнән озат, гомерең буе савап күрерсең». Ризалашты теге хатын. Әле дә рәхмәт әйтеп йөри. Анда эшне җиренә җиткереп башкарырлык мөселман кешеләре юк. Әдһәм атлы берәү бар бугай. Ул да әллә килә, әллә юк. Төнлә кизү торучы ир-санитар – хатын-кыз, хатын-кыз-санитар ир мәетен юарга мөмкин. 15-20 минут эчендә мәет юып-кәфенләп өлгереп буламы? Мәет юган су канализация торбалары аша Иделгә китә(Без тышка, аулак җирләргә түгәбез) .

– Мәет юар өчен күпме вакыт кирәк? – дип сорыйм Шамил агадан.

– Кимендә бер сәгать . Юучыларның тәһарәтле булулары шарт.

– Сез моргта мөселманнарга бөтен шартлар үтәлсен өчен нинди юл тәкъдим итәсез?

– Диния нәзарәте исеменнән Сәламәтлек саклау министрына хат юлларга кирәк. Мөселман мәетен юу – кәфенләүдә контрольне көчәйтү һәм дини әзерлекле кешеләр билгеләү турында. Хәзер анда яңа министр. Элек язылган хат булса, ул хакта белмәве дә бар. Очрашып сөйләшсәләр дә, нур өстенә нур булыр иде.

Шамил ага белән әңгәмә менә шундый өметле дулкында төгәлләнде.

Моргта

Себер трактында урнашкан әлеге бинага мин икенче көнне иртән бардым. Башта заказ бирүче клиент кыяфәтендә турыдан-туры моргка барып кердем. Алгы бүлмәдәге тишек уелган тәрзә янында өч хатын-кыз чиратка баскан. Туганнарының мәетләрен җирләргә әзерләү өчен күрсәтеләчәк хезмәткә түләү хакын ачыклыйлар икән. Мин дә аларның артына килеп бастым. Икесе рус хатыны, минем алдагысы татар милләтеннән иде. Иренең фамилиясе Салихов икән. Исемен ишетмәдем. «Дин буенча әзерләргәме?» – диде аңа тәрәзәнең эчке ягында утырган ханым. «Әйе, юдырырсыз да кәфенләрсез», – дип русча җавап бирде татар хатыны. Әмма ул дин әһелен соратмады. Йөзе артык хәсрәтле булганлыктан, мин аңа сорау бирергә базмадым. Тынлыкны бозмыйча, аяк очларына гына басып, траур (хәсрәт) залына кердем. Як-якка каранып торган арада, каршыма бер ханым килеп басты.

– Берәрсен җирләргә җыенасызмы? – диде ул.

– Мине агам җибәргән иде, – дидем мин күз дә йоммыйча. – Үлмәгән әле ул, исән. Менә мондагы тәртипләрне белешергә кушкан иде.

– Сезне нәрсә кызыксындыра? – дип сорады ханым.

– Сездәге мәетне мөселманча юу кагыйдәләре. Муллагыз бармы?

– Мәетне ике санитар татар егете юа. Заказ булмаса, мулла килми. Борчылмагыз, егетләрне юу тәртипләренә хәзрәт өйрәтте, алар үз эшләрен белә. Заказыгыз булса, бернинди каршылыксыз әзерләп бирәбез.

– Заказым юк шул әлегә. Менә ал бүлмәдә заказ бирәләр иде. Алар кайчан юылып бетә.

– Чират тәртибендә. Аларны ярасы да бар бит әле.

– Баш табибыгызны күрәсе иде.

– Бюро башлыгына урам яктан керергә кирәк. Өченче катта.

Берничә тикшерү урынын үтеп, мин хөкем-табиблык экспертиза бюросы башлыгы Наил Шамил улы Нигъмәтуллин кабинетын эзләп таптым. Наил әфәнде бик ачык әңгәмәдәш булып чыкты. Аңа алдымда торган мәсьәләнең асылын аңлатуга, эченә бикләнми генә сөйләп китте.

– Бу хакта сезгә тыңлап утыру авыр булыр, – диде ул. – Бездә хокук саклау оешмалары, прокуратура юлламасы белән китерелгән мәетләргә экспертиза ясала. Нигездә көч кулланып үтерелгән, юлда һәлак булган, травмадан үлгән, билгесез кешеләрнең мәетләре китерелә. Бездәге табиблар аларны ярып карыйлар. Нәрсәдән үлгәнлекләрен ачыклыйлар. Нәрсә белән булса сугып үтерелмәгәнме яисә агуланып үлмәгәнме, организмында алкоголь юкмы? Тикшерүчеләр безгә менә шуңа охшаш сораулар куялар. Без шуларны тикшерәбез. Соңыннан мәетләрне туганнары алырга килә. Менә алар шунда безгә мөрәҗәгать итәләр дә инде. Ритуаль хезмәт күрсәтелгәнгә күрә. «Юып, кәфенләп бирегезче», – диләр. Безнең үз хәзрәтебез бар. Әдһәм абый Хәкимов ул. Үз эшенә философларча карый. Югыйсә мәет юу кешегә мораль-психологик яктан нык басым ясый. Чиста яки озак ятып бозылган мәетләр дә очрап тора. Шунлыктан, безгә мәдрәсә тәмамлаган яшьләр килергә ашкынып тормый. Ярый әле Әдһәм абый бар. Әгәр заказчы мулла таләп итә икән, без аны чакыртабыз. Ул бөтен шартларын китереп юа. Инде хәзрәтегез кирәкми, безнең үз муллабыз юа дисәләр, рәхим итеп без аларга үз муллалары белән юарга мөмкинлек тудырабыз. Моның өчен акча алмыйбыз. Исемсез, хуҗасыз мәетләрне айга бер тапкыр Киндерле авылы зиратына илҗеп җирлибез. Аена егермеләп мәет җыела.

Эшебезгә җитди карагач дип беләм, безгә шәһәрдә өйләрендә вафат булган туганнарының мәетләрен юып кәфенләргә дә китерәләр. Ә нигә китермәскә? Биредә юарга, кәфенләргә белгечләр бар. Юу, кәфенләү материаллары сатыла торган кибетебез дә шушында ук.

– Наил әфәнде, халык арасында сездә мөселманча юабыз дигән атлы булып, мәетләрне шланг белән генә юдырып алалар икән, дигән имеш-мимешләр йөри бит.

– Юк, юк. Андый эшләргә юл куелмый. Мин сезгә йөз процент ышаныч белән әйтәм. Әдһәм абый санитарларны гел дә өйрәтеп тора. Ул бик таләпчән кеше. Гөнаһын кая куясың аннары, Ирек туган. Без дә кешеләр бит.

– Санитарлар даими эшләүчеләрме? Студентлар гына түгелме?

– Санитарлар – даими эшләүче мөселман егетләре, мөселман ханымнары. Аларның эшен ритуаль администраторлар тикшерә(Монитордан яру, юу бүлмәләрендәге эш барышын, күрсәтә) . Без үзебезне бик тә кирәкле оешма дип исәплибез. Кешенең хәсрәтле минутларында иң зур мәшәкатеннән коткарабыз. Кемнеңдер өйдә юарга мөмкинлеге яки шартлары булмый. Әйтик, бер бүлмәле фатир, өй тулы кеше җыелган. Ялгыз, ярдәмчесез калып үлүчеләр дә күп. Туганнары җирләүдән баш тартучылар да бар. Безгә мәетен китерәләр дә – вәссәлам. Җәйге көннәрдә хушлашырга туганнары кайтып җитмәгән очракта, мәетне суыткычта саклап торырга да мөмкин бездә. Һәрбер мәсьәләдә кеше хәленә керергә тырышабыз.

Наил әфәндегә рәхмәт әйтеп, мин кабат ритуаль залына төшеп киттем. Бу юлы журналист булып. Бая мин сөйләшкән ханым траур залының баш администраторы Гүзәл Шамил кызы Сәмигуллина икән.

– Көненә 10-12 мәет килеп тора, – диде ул. Шуның яртысына якыны татар була. Ирләрне санитарлар Юныс Хәсәнов белән Габденнур Галимҗанов, хатын-кызларны лаборантлар Аида Миңнуллина белән Лилия Гатауллина юалар. Лилия ханым үзе үк укый да. Муллага заказ бирсәләр, Әдһәм абыйны чакыртабыз.

– Бирмәсәләр, шланг белән юасызмы?

– Юк. Мулласыз гына юып кәфенләнә. Һәр мәеткә, ярылганнан һәм тегелгәннән соң, санитар-дезинфекция эшкәртүе үткәрелә. Шул инде ул шланг белән юу. Ул барлык мәетләр өчен каралган. Әмма сез сүз алып барган юуга керми бит ул. Моны бутарга ярамый.

– Ничә минут юалар?

– 40 минутлап. Яру-тегүләрне кертеп, 1 сәгатькә җыела.

– Мәетне юып-кәфенләп бирү заказчыга күпмегә төшә?

– Аренда хакын да кертеп (тәүлеге 890 сум дип алына) , 4 меңгә төшә(Шамил ага 200-500 сумнарга юабыз дигән иде. – И.Н.) .

Ильяс хәзрәт әйтте

Әлбәттә, фикһта мәеткә госел тәһарәте төшерү фарыз гамәл диелгән (бу вакытта мәет 3 тапкыр юыла). Әмма без татар исламы кагыйдәләре буенча яшибез. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, динебез ярдәмендә югары эәүкый яшәү рәвешенә ирешеп, без пакъ тормыш алып барырга күнеккәнбез. Вафат булган туганнарыбызның мәетләрен, соңгы хөрмәт билгесе буларак, госел тәһарәте төшерер алдыннан да, хасиятләп, сабынлап юабыз. Кәфенләү үзенчәлекләре дә борынгы мөселман бабаларыбызның иң югары дәрәҗәдә иманлы булулары нәтиҗәсе ул. Бу ритуал мөселман татарларында кагыйдә итеп кабул ителгән. Мәетнең 3 сен, 7 сен, 40 гын үткәрү дә шундый йолалардан. Без ул тәртипләрне хәзер дә күз карасыдай саклау өчен тырышабыз. Шушы уйларым диңгезендә мин ТР Мөселманнарының Диния нәзарәтенә юнәлдем. Максатым – Әдһәм абый Хәкимовның хезмәте турында Диния нәзарәте хәзрәтләренең фикерен белү иде. Әлеге уемны нәзарәт аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша белән уртаклаштым.

– Әдһәм аганы 1990 еллардан бирле беләм, – диде Ильяс хәзрәт. «Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы» исемендәге югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлады. Озак еллар Кабан арты мәчетендә имам булып эшләде. Аннары «Мәдинә» мәчетендә хезмәт куйды. Үз эшенә бик җитди, намус белән карый торган рәхмәтле әһелебез. Үзенең җыйган акчаларын мәчет төзелешләренә тапшыра килә. Әйтик, «Ихлас» мәчетенә ул нык ярдәм итте. Кая гына барса да, исламча яшәү кануннарының үтәлүенә нык игътибар бирә. Без аның әлеге хөкем-табиблык экспертиза моргында эшләп йөрүен беләбез һәм хуплыйбыз. Чөнки арабызда дин әһелләрен сөйми торган, шунлыктан мәчетләргә теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать итми торган кешеләребез дә байтак. Алар үз туганнарының мәетләрен менә шушындый моргларга илтәләр. Нишлисең, дәүләт булгач, аның ритуаль хезмәт күрсәтү урыннары да эшләргә тиеш. Шамил аганың әлеге морг хезмәтен тәнкыйтьләгәнен беләм. Ул аларны көндәш итеп күрә. Заманында минем аннан: «Нигә мәчетегез(«Казан нуры») мәйданында мөселман моргы төземисез соң?» – дип сораганым булды. Белә ул шул моргның бер көндә бомж мәетләре белән тулачагын. Әдһәм абый менә шуларны юудан да чирканмый бит. Казанда әлеге эш белән Әдһәм абый кебек җитди шөгыльләнгән кеше юк. Раббыбыз аңа түземлек, саулык бирсен. Бик авыр хезмәт ул.

Философ Әдһәм ага

Ильяс хәзрәт белән сөйләшкәннән соң, моргтан алган телефон номеры буенча Әдһәм абыйга шылтыратып, аның белән күрешү турында килештем. Билгеләнгән урында күрештек тә. Әдһам абый, чыннан да, философ кеше икән. Ул хәзерге татар әдәбиятыннан да хәбәрдар,байтак язучыларыбызны якыннан белә, борынгы тарихыбызны да үз итә. Күп укый, әлбәттә, аның өчен иң-иң калерлесе-ислам дине. Аның арулыган саклау өчен ул җанын фида итәргә әзер кеше.

– Туганыбызның мәетен моргка илтеп, анда юып, кәфенләү– ул безнең әхлакый түбәнлеккә төшеп баруыбыз нәтиҗәсе, – диде Әдһам абый әңгәмәне башлап – Икенчедән,без моны эшләргә мәҗбүрбез, чөнки нәсел киселеп бара, озатырга кешеләр юк. Фатирын, малын бүлергә кешеләре табылса да. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Бүленешмәгез», – ди. Без бүленеп, торалып беткән халык. Урыс арасында да, үзебезнең гаеп белән дә. Карагыз: язучы зыялыларыбыз бер төркем булып яши, дәүләт җитәкчеләре бер төркем, дин әһелләре икенче төркем. Һәм алар берсе дә халыкны ияртеп бара алмыйлар. Мәчеттә утырып кына да белем арттырып булмый. Китапханәләргә барырга кирәк. Барысын укып бетерү мөмкин түгел. Укып бетермәү бетерүгә караганда хәерлерәк. Дөньяви һәм дини белем туплаган зыялыларыбыздан Ш. Мәрҗәнины, К. Насыйри, Баруди, Р. Фахретдин, Муса Бигиевләрне китерә алам. Аларда фикер каршылыклары булган. Әмма алар аңлы рәвештә милли тәрәккыят хакына бәхәсләшкәннәр. Шундый зыялыларыбыз юк хәзер. Хәзрәтләребез дә вәгазь сөйләгәндә Коръәннең бер сүрәсен берәр галимнең яки язучының хезмәтеннән үрнәкләр китереп җибәрсә, ничек күңелле булыр иде. Динне халыкка дөньяви мисаллар белән җиткерергә кирәк. Болары сүз уңаеннан әйтелде. Мәетне моргтан алып кайтып, өйдә юыгыз диясем килә. Югыйсә, бу моргта мөселманча юып озату мөмкенлеге дә бар. Моннан файдаланырга кирәк. Тик заказчы юу өчен иң элек мулланы таләп итәргә тиеш (Мин барысына да өлгерә алмыйм. Декабрь аенда төрле җирдә 18 мәет озаттым). Югыйсә, «мулла нәрсәгә кирәк, без аны үзебез дә юып бирәбез», – дип әйтүләре мөмкин. Бөтен шартларны үти торган төпле кеше зарур анда. Моргның үз тәртипләре. Анда тизлек тә кирәк кайвакыт. Менә 2008 елның 31 декабрендә 14 татар мәете бар иде. Башка мәетләрне исәпләмичә. Тизрәк тә тизрәк диләр. Икесен үзем юдым, берсен юарга өенә алып киттеләр. Калган 11ен марҗалар юды инде. Кеше туганының мәетен монда юарга тапшырганда: «Мөселман шартлары үтеләме? Мулла абзый бармы?» – дип сорарга тиеш. Шушы сораулар уңай хәл ителсә генә килешү фарыз.Моның өчен, әлбәттә, йөрәктә аз гына иман чаткысы йөртү кирәк. Юкса, анда хатын-кызларны дога укып юарга абыстай да, мин килмәсәм, мулла да юк. Халыкны уяту өчен бөтен чаралардан файдаланырга кирәк. Менә кичә телевизорда «Кара– каршы» тапшыруында зина кылуны законлаштыру турында сүз барды. Ә нигә анда бер хәзрәтне дә чакырмаганнар? Аллаһы Тәгалә: «Зинага якын килмәгез», – ди. Әмма кеше күрәләтә азгынлыкка бара, эчтән әхлакый тарала. Илдә дәүләт җитәкчеләре алдашкач, аның халкында нинди изгелек калсын? Наил исемле мулла 14 яшьлек улының мәетен алып килгән: «Кем юа икән монда?» – дип тора. Әгәр син мулла килеш шулай дип торгач, гади кеше нишләсен. Өеңә алып кайтып йу. Энем, монда мулла кирәген заказчының да исенә төшерергә кирәк, чөнки халык бик белеп бетерми. Шул чагында эш җайга салыначак. Әзерлекле татар егетләрен урнаштыру да мәслихәт. Боларны хәл итүдә, һичшиксез, Диния нәзарәтенең дә катнашуы мөһим, дип уйлыйм...

Татар һаман динсез

Халык күңелендәге шик-шөбһәләрне тарату өчен күрергә теләгән кешеләремне күреп бетердем. Аларның фикерләре белән танышкач, син дә берәр ачыш ясагансыңдыр, хөрмәтле укучым. Шамил хәзрәт белән Әдһәм хәзрәт, әнә, моргта мәетне мөселманча юуны тикшерүгә алырга, таләпне арттырырга, эшне җайга салу өчен яшь белгечләр билгеләргә кирәк , дигән фикерләрне куәтлиләр.

Хөкем – табиблык экспертиза бюросы хезмәткәрләре дә мөмкин кадәр камиллек ягында (Рәхмәт үзләренә, алар бик зур эш башкаралар). Мәшһүр хәзрәтебез, Диния нәзарәте аппараты җитәкче Ильяс Җиһанша Әдһәм аганың моргтагы хезмәтен фидәкарьлеккә тиңләде. Чыннан да, мөселманнар өчен махсус морг төзергә кирәкмиме икән безгә? Әдһәм ага исә халыкның елдан – ел иманы зәгыйфьләнә баруына борчылуын белдерде. Киләчәктә бөтен татар үлгән якыннарының җәсәдләрен моргларда юа башламасмы, дигән шиген әйтте. Кеше үзеннән соң игелекле эшләр, юлын дәвам иттерүче галимнәр һәм догачы калдырырга тиеш диелгән бер хадистә. Ни аяныч, бирегә килгәч, әленең хәдисне ахыргача үтәмәвебез үзен сиздерә. Югыйсә, догачысы булган кешенең җәсәде моргларда ят кулларда юылыр идеме? Монысы минем фикер.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты