Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

90 яшендә дә уразасын калдырмый

30.08.2010

Яшрен – батырын түгел, милләттәшләребезнең күбесе төрле сылтауны сәбәп итеп, ураза кебек фарыз гамәлне үтәргә бик ашкынып тормый әле. Кайберләр моны–авыру, икенчеләре өлкән яшьтә булулары белән аңлата.

Балык Бистә районындагы Биектау авылында 90 яшьтәге Габделәхәт абый Бәдретдинов бер генә көн дә уразасын калдырганы юк, дигән мәгълүмат килеп ирешкәч, кичекмәстән шул якларга юлга чыктым. Бу көнне (19 август) Балык Бистәсе районында быелдагы җәй буена тәүге яңгыр яуганлыктанмы, мин үзем дә күптән көтелгән кунак сыйфатында булдым. Биектауда үзенең унынчы улы Габдулла һәм килене Нурия белән гомер кичерүче уртача буйлы, какча гәүдәле Габделәхәт Бәдретдин улы әле сүз эзләп кесәгә керүче затлардан түгел икән. Бигрәк тә мине аның мантыйкка корылган сөйләм теле, шәп зиһене гаҗәпкә калдырды. Иң мөһиме –ул минем бер генә соравымны да җавапсыз калдырмады. Аллаһның рәхмәтле яусын аңа.

Мин уразаны балачактан, 4 нче класстан ук тота башладым,- дип сөйләргә кереште ул һәм сүзен болай дип дәвам итте: -Ул вакытлар бик кырыс, рәхимсез чаклар иде. Укытучылар кружкага су салып: «Син уразамы, юкмы?» – дип безгә эчертеп йөрделәр. Ул чорда бер мин генә түгел, күп малайлар ураза тотты. Укытучылар белән ызгышып та бетә идем. Мәктәп директорыннан да шактый кыен ашадым. Әзрәк усаллык та бар иде үземдә. Хәер, укытучыларга да җиңел булмагандыр ул чакларда дип уйлым. Аларга шулай кушылган бит инде. Укытучылар әле коммунистлар гаеткә бармыймы тә карап, тикшереп йөрделәр. Ул елларда коммунистларга бигрәк каты бәйләнделәр бит.

Ә сез коммунист булмадыгызмы?

Юк, мин партиягә кермәдем. МТСта эшләгәндә партком секретаре бик кысып карады инде. «Булдыра алмыйм мин, әни дә рөхсәт бирми партиягә керергә. Үземнең дә теләгем юк. Ә теләк булмагач, ничек итеп йөрермен?» –дидем аңа. Партком секретаре ачуланып та йөрде үземне. Аптырамадым, андый юк-бар эшкә исем китмәде минем.

Габделәхат абый, сез тракторда да эшләгәнсез икән. Ул вакытларда Рамазан ае кыш көннәренә дә туры килгәндер. Авыр булмадымы уразаны тотуы.

Ул елларда да мин җиңел кичердем уразаны, хәзер дә авырлыгын тоймыйм аның. Әйе, мин техникада күп эшләдем. 1949 елдан хезмәтемне көпчәкле трактордан башладым, аннары комбайнга күчерделәр. Аннан алдарак Биектау районындагы Усад бистәсендә курслар тәмамлаган идем. Күгәрчен, Мәшләк авылларында ДТ тракторында, «С-6», «СК-4» комбайннарында күп эшләдем. Ул вакытларда күмәк хуҗалыклар белән МТС директорлары җитәкчелек итте дисәк тә була. Техникада эшләүченең һәр хезмәт көненә 3әр килограмм ашлык бирәләр иде. Ә гади колхозчыга ул 100 – 200 граммнан артмады. Шуңа без ач, ялангач булмадык. Аннары мин тракторда Балык Бистәсеннән үземнең туган авылыма –Биектауга ягулык-майлау материаллары ташыдым. Кышын көн кыска бит. Авыз ачарга дигән ризыкларны үзем белән алып китә идем.

Кайберәүләр мин авырыйм, шуңа уразаны тота алмыйм диләр. Сезнең моңа карашыгыз ничек?

Тотасы килмәгәнлектән ул! Шайтан яныбызда гына йори бит. Ашау мулдан булганда уразаны тоту кыен түгел. Урын өстендә ятмаганнарга, авыр хезмәттә булмаганнарга ураза тоту мәҗбүри инде ул. Ни кызганыч, хәзер яшьләрнең уразага бик исе китми шул.

Сугышта катнашкансыз икән. Анда уразаны тота алмагансыздыр.

Юк. Сугыш елларында уразаны тотып булмады. Әле анда тамак туйганчы рәтләп ашый да алмадык. 1941 дән 1943 ахаырына кадәр булдым сугышта. 1 нче Украина фронтына эләктем. Ростовны азат иткәндә контузия алдым. Аннары безнең 600 нче полкны Сталинградка җибәрделәр. Минем өчен иң истә калганы 1943 елда Дон елгасы буена урнашкан Калач каласы янындагы сугыш булгандыр, мөгаен. Дон киң түгел, әмма бик тирән елга. Калач каласы да зур түгел, ул Доннан өстәрәк урнашкан. Шунда күтәрелүгә немецларның бер көтү самолетлары килеп, безне бомбага тота башладылар. Якында гына бакчалар бар иде.

Аллаһның рәхмәте белән шундагы агачлар арасында качып калдык. Шунда мин бик каты курыктым. Аңа хәтле 3 тапкыр сугышка кергән булсам да, андый шүрләү хисләре барлыкка килмәгән иде. Немец бигрәк каты бомбага тотты шул. Яңгыр кебек койды гына бомбаларны безнең өскә. Үлемем шушында икән дип торабыз. Гомеребез кыл өстендә эленеп калды. Курыкканлыгыма чик-чама булмады. Шулай да үләсе килми бит! Аллаһы Тәгаләгә бик каты ялвардым инде исән-имин калсам иде дип. Дөрес, немецлар безне бик күреп бетермәделәр бугай. Калачның ике башын җир белән тигезләп бетерде алар. Шәһәрдә көчле янгын башланды. Минем аягым яраланды. Безне, җиңелрәк җәрәхәт алганнарны, су юлы буйлап Саратовка, аннары вагоннарга төяп, Кемеровога озаттылар. Соңрак комиссия булып, миңа 2 нче төркем инвалидлык биреп кайтарып җибәрделәр. Мине андагы ачы үлемнән Раббыбыз коткарып калды дип саныйм.

Балаларыгыз да хәйран күп дип ишеткән идек.

– Хәйран дип, 11 генә инде алар. Аллага шөкер, һәммәсе дә исән, үз тормышлары белән яшиләр. Балалар, оныклар һәм оныкларның балалары белән 35кә тулалар. 90 яшемә дә җыелышып, күп итеп бүләкләр алып кайтканнар иде. Аллаһның рәхмәтләре яусын үзләренә. Балалар бик зурлыйлар, Аллага шөкер. Кызганыч, бу көннәрне әниләре Мәгъруфә генә күрә алмады. 9 ел авырганнан соң, хәләл җефетем моннан 4 ел элек, ягъни 2006ның май аенда вафат булды. 61 ел гомер кичердек аның белән. Бик туры кеше, тик сүзгә саран иде мәрхүмә. Күңеле гел яхшылыкта булды аның. Әбием Мәрфуга дә, хатыным Мәгъруфә дә бик диндар кешеләр иде. Мине намаз укырга да хәләл җефетем өйрәтте. Моның өчен аңа әҗер-саваплары да барып торадыр дип уйлыйм.

Ә намазны кайчан укый башладыгыз?

1980 елда пенсиягә чыктым. Ул вакытта склад мөдире булып эшли идем. Эштән җибәрүләрен сорап, совхоз директоры Госман Вәлиев янына кердем. «Минем инде ныгытып намаз укырга йөрисем килә», - дидем. Ул: «Әхәт абый, юньлерәк кеше тапкач, мин сине тотмам, хәзергә эшләп тор инде», – диде. Аның сүзен тыңлап, тагын 5 ел эшләргә туры килде. 1985 елда инде мин җомга намазларына даими йөрергә керештем.

Сезнең Балык Бистәсендә яшәүче улларыгыз Габделхак һәм Габделбәр белән 2007 елда хаҗ кылган идек. Аларның уразаны да тотканнарын беләм. Ә башкалар тотамы соң?

Вакланып, бу хакта сорап йөргәнем юк алардан. Аллага шөкер, барысы да динне хөрмәт итәләр. Мин үзем бик сөенәм аларга. Балаларымны дингә кыстап йөрмәдем, үзләре аңлап, белеп, исламга килделәр. 11 баламның 7се– югары белемле. Калганнары техникумда укыдылар.

Сез берара авылда имамчылык кылгансыз икән, дип ишеттек.

Әйе, мин 3 ел буена имам булып тордым. Белемле кеше юк иде, шуңа күрә куйдылар. Дини белемле зат табылуга, имамлыктан киттем.

Авылда калып яшәвегезгә үкенмисезме?

Юк, һич тә юк. Гаиләдә без үзебез дә 11 бала идек. Әтибез Бәдретдин бик иртә гүр иясенә әйләнде. Мин аннан 11 яшьлек малай булып калдым. 6 нчы бала булып туганмын. Миңа яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килде. Шуңа күрә дә укый алмадым. Инде әнибез Мәрзия дә урын өстенә ятты. Соңгы атналары булгандыр. Безнең ерак болын бар иде. Сугыш көнендә шуннан печән ташыдык. Берзаманны кайттык та, ашап-эчеп утырабыз. Аш-суга әни дә, әби дә бик оста иде. Әни мине үз янына чакырып китерде дә: «Улым, үз хәлемне үзем генә беләм, хәзер күп торалмам инде. Мин риза-бәхил синнән. Ачлык-ялангычлык күрсәтмәсен Раббыбыз»,- диде. Әниемнең фатихасын, хәер-догасын алып калдым мин. Шуның бәрабәренә дә озак яшәдем дип уйлыйм. Әниемнең догалары кабул булгандыр, иншә Аллаһ.

Чынлап та аның сүзләре рас килде: 11 бала булсак та, техникада эшләгәнлектән, ячлык-ялангачлык күрмәдек. Хәзерге көндә дә бик рәхәт тормышта яшибез. Улым Габдулла, киленем Нурия белән тату гомер кичерәбез. Киленем дә бик итагатьле, рәхим-шәфкатьле. Кайнанасын 9 ел карап, соңгы юлга озатты. Аллаһы боерса, гомер булса, алдагы елда да тотармын уразаны. Бер авырлыгын да күрмим мин уразаның. Хәзер инде Раббыбыздан озак авырып ятарга язмасын иде дип кенә сорыйм...

Мин бу көнне Габделәхәт абый белән бер сәгатькә якын гәпләшеп утырдым. Шушы кыска вакыт эчендә аның никадәрде авыр, шыксыз заманнарда да иманын югалтмаган көчле шәхес, куәтле ир, тәрбияле балалар атасы икәнлегенә инандым. Алар өчәүләп капка төбенә кадәр чыгып, хәерле юл теләп, мине озатып калдылар. Ә урамда вак яңгыр сибәли. Балык Бистәсендә җәй буена яумаганга күрә, мин аны язгы ләйсән яңгырга охшаттым. Казанда вакытта истиска намазлары укып, Аллаһыдан сораганга бу яңгырда үземнең дә өлешем бардыр дип уйлаудан күңел рәхәтлек хисләре кичерә. Шуңа Биектауда изге күңелле яхшы кешеләр белән күрешү тойгылары да килеп кушыла. Яңгыр бу көнне дымга сусаган туфракны, үсемлекләрне суга туендырды, аларга яшәү көче бирде. Миңа исә рухи якны канәгатьләндерүче ислам дине белән яңгыр арасында да ниндидер бер охшашлык, уртаклык бардыр кебек тоелды.

 Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты