Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Аллаһ рухи көч бирсен

09.08.2010

 IV Бөтендөнья татар яшь­ләре җыены 27 августтан 31енә кадәр уза. Ул быел Рамазан аена туры килә. Анда Рамазан белән бәйле нинди чаралар үтәчәк һәм нинди нәтиҗәләргә ирешеп булыр? Болар хакында безгә бу форумның башкарма комитеты бюросы рәисе Руслан Айсин сөйләде.

– Хәерле көн, Руслан! Быел Бөтен­дөнья татар яшь­ләренең җыены инде дүр­тенче тапкыр уза. Беренче форумнан баш­лап, нинди уңышларга ирештегез?

2004 елда беренче җыен үтте, аннары ике елга бер тапкыр булды. Әйтергә кирәк, татарлар – таралып яшәгән халык. Халыкның 75 %тан артыграгы Татарстаннан читтә яши, шуңа күрә татар халкының берләшүе һәм интеграциясе – төп бурычларның берсе. Беренче вакытларда ук берләшергә кирәк, татар яшьләре оешмаларының активистларын, халкына салкын карамаган тормыш сөюче кешеләрне бер-берләре белән таныштыру кирәк дигән фикергә килдек.

Башка этапларда, форумның төзеле­ше формалашкач, аның эшчән­ле­ген ях­шы­рту буенча бурычлар билгеләдек. Мә­сәлән, баштагы форумда сүз социаль технологияләр, татар милли мирасын (тел, мәдәният, гореф-гадәт, дин) саклау хакында сүз алып барылды.

Хәзерге вакытта дөньяның төрле кыйтгаларында 100дән артык татар яшьләренең оешмалары бар. Кайчандыр алар 20 генә иде. Әлбәттә, сыйфаты һәм саны төрлечә. Әй­тергә кирәк, әлеге форум яшьләр оешмаларын гына булдырып калмый, ә монда килгән кешеләр рухи яктан да баеп китә. Үзләренә кайткач, актив рәвештә эш алып бара башлыйлар.

Кешеләр кайсы илләрдән килә?

Форумда 30дан артык ил вәкилләре– БДБ илләренең барысы диярлек, Европа илләре, АКШ, Канада, Кытай, Австралиядән (Африкадан тыш)- барлык кыйтгалардан да кил­әләр.

Җыенда нинди чаралар булачак?

Без 2004 елда тәкъдим ителгән схеманы күздән ычкындырмаска тиешбез. Монда мәдәни чаралар узачак, яшьләргә бай мәдәни мирасны өйрәтү, пленар утырышлар, актуаль мәсьәләләр буенча секция утырышлары була.

Секцияләр нинди юнәлештә эшләрләр?

Бизнес, бердәм татар мәгълүмати кырын барлыкка китерү, яңа татар зыялыларын булдыру, милли мәдәниятне саклап калу, телне һәм дини кыйммәтләрне саклау юнәлешендә эшләрләр дип көтелә.

Соңгысы хакында тулырак мәгъ­лүмат биреп китмәссезме? Дини кыйм­мәт­ләргә тукталып алыгыз әле.

Беркемгә дә сер түгел, ислам дине татар халкы рухиятенең төп нигезе булган. Дин аның рухи – әхлакый нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә ислам диненең татар тормышындагы роле зур. Казан ханлыгы басып алынганнан соң, татар халкы дин тотканга гына сакланып калган.

Җыен татар яшьләрендә дини аңны үстерәме?

Әлбәттә, дини аңны үстерә. Бездә дин тотучы күп кенә яшьләребез бар. Алар диния нәзарәтләрендә, төрле мәчетләрдә имам булып эшли. Шуңа күрә алар исламны аз гына белүче кешеләргә күпмедер йогынты ясыйлар. Без моны исәптә тотып, форумны аракысыз гына уздырабыз. Диннең төп баскычларын үтәргә тырышабыз. Хәтта дискотекалар да аракысыз гына үтәргә тиеш.

Керәшеннәр дә форумда катнашалармы?

Әйе, керәшеннәр дә әлеге форумда катнаша. Керәшеннәр – татар халкының бер өлеше булып тора, лабаса.

Быел бу җыен Рамазан аена туры килә. Моның белән бәйләнгән чаралар булачакмы?

Беренчедән, ураза тотучылар күп булачак. Шуңа күрә, катнашучыларга ураза тотасызмы дигән сорау белән анкета җибәрдек. Бу безгә ифтар (авыз ачу) ашларын үткәрер өчен кирәк, алар өчен ашханәдә башка төрле ризыклар әзерләнә. Шулай ук, «Кол Шәриф» мәчетенә барырбыз, тәравихларны да укырбыз. Рамазан сәяхәт өчен кулай вакыт түгел икәнлеген аңлыйбыз. Ләкин октябрьдә Россиядә халык санын алу булачак, шуңа күрә бу чараны да кичектерү мөмкин түгел.

Сез ничек уйлыйсыз, киләчәктә җыенны нәрсәләр көтә? Аны оештыруда нинди үзгәрешләр булачак?

Без чараның тагын да яхшырак узуын телибез. Катнашучыларның сыйфаты да уңай якка үзгәрсен иде. 21нче гасыр башка шартларны, ягъни яңа социаль һәм мәгълүмати технологияләргә ия булу, камилләшүне барлыкка китерә. Бу төрле якларга таралган татарлар өчен бигрәк тә мөһим. Шуңа күрә әлеге җыен мәгълүмати берләшү өчен мөһим роль уйный. Глобальләштерү бездән тиешле җавапны көтә.

Нинди рәвештә булыр бу җавап?

Безгә телне өйрәнү ысулын гына биреп калмыйча, әлеге телнең кирәклеген идеологик яктан күрсәтергә кирәк, чөнки тарихны белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Шуңа күрә без болай дип уйлыйбыз: ислам дине белән татар халкы гына түгел, ә бөтен Россия халкы сакланып кала. Россия халкына рухи үсеш җитми, шуңа күрә, ул әхлакый яктан түбән тәгәри. Әгәр Россия хөкүмәте татар халкының яшәешенә күз салса, аларны аңласа, безнең рухи мирасны, телне тыюдан туктарлар иде.

Мөселманнарны Рамазан ае бушлану белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык кешегә дә рухи көч, сабырлык, ныклы иман бирсен иде.

Искәндәр НӘБИУЛЛИН



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты