Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Тиздән нәтиҗәсе дә күренер

09.08.2010

Туган якларыма (Әтнә) кайтканда миңа еш кына Биектау аша узарга туры килә. 10 елдан артык ислам темасына язучы журналист булсам да, ни сәбәптәндер бу райондагы бер генә дини чарада да катнашу насыйп булмаган. Бәлки чакырмаганнардыр, бәлки кызыксынуым җитмәгәндер. Дө­рес, Татарстан Диния нәзарәтендә уздырылган бер җыенда мөфтинең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: «Өч районда Мәскәүдән җибәрелгән грант­ларны алмыйлар да, бу мәсьәләдә бер­ни эшләнми дә. Болар-Биектау, Әтнә, Менделеевск районнары», -дип белдергән иде.

 

Рөстәм Кәлимуллин

32,91 Kb

Биектауның Мәдәният йортында имамнар белән уздырылган танышу җыенында башлап сүзне район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин алды. Ул: «Алдан ук әйтеп куям, уйлый күрмәгез мине сездән күбрәк белә, дип. Һич тә алай түгел. Сез-имамнар, мин-хакимият башлыгы. Барыбызның да ахирәт кө­нен­дә җавап бирәсебез бар. Сез үзегез­нең эшләрегез өчен, мин үземнең эшлә­рем өчен»,-дип башлады чыгышын. Ул бер­гәләп, кулга-кул тотынып эшләргә кирәк булуы, шулай иткәндә генә халыкка да, дәүләткә дә файда китерәчәкләре хакында сөйләде. «Республикада мәчет­ләр, мәдрәсәләр төзелде, гыйлемле имам­нарыбыз барлыкка килде. Шул чор­ларда игеннәр котырып үсте, юллар салынды, өйләргә газ керде, яхшы машиналар сатып алдык, йортлар төзедек. Боларның берсе дә очраклы хәл түгел. Аны сез үзегез дә аңлыйсыз. Тик соңгы вакытларда кирәкмәгән сүзләр сөйләп йөри башладык. Мәсәлән, кешеләр хаҗ­га кибеттән әйберләр сатып алу өчен генә бара, дип. Булуы мөмкин түгел мондый хәлнең! Кибетчеләр алар Төркиягә, Иранга, башка җирләргә бара. Менә шундый ялган сүзләр сөйләп йөргәнгә күрә, гөнаһларыбыз күп булганга корылык рәвешендә безгә Аллаһның җәзасы килде»,-дип бәян кылды Р. Кәлимуллин.

Районның башкарма комитеты җи­тәк­чесе әле күп мәсьәләләргә кагылып узды. Ул Биектауда диннең торышы зәгыйфь булуына борчылуын яшермәде. «Мин Мамадышта вакытта андагы дин әһелләрен халык белән аз эшлисез, дип тәнкыйтьли идем. Анда әле әйбәтрәк булган икән. Әйтик, Мамадыштагы үзәк мәчеткә җомга намазына 150гә якын кеше йөри. Ә Биектауда дин өлкәсендә хәл күпкә начаррак», –дип билгеләп үтте район башлыгы.

Аннары Р. Кәлимуллин Биектауга кил­гәч, үз күзләре белән күргән тис­кәре кү­ренешләргә дә бәясен бирде. Алар бер оешмага кергәч, хатын-кызларның ит ашап утыруына тап б­улганнар. «Яхшылабрак карагач, егылып китә яздым. Андагы татар х­атыннары дуңгыз итен шыпылдаталар гына иде», – диде ул. Гүзәл затлардан ни өчен мөселманнарга гөнаһлы булган итне ашауларын сора­гач, алар аны белмичә алулары турында әйткәннәр. «Нәрсә ашаганыңны бел­мәскә, бу ачлык елмыни?! Хәзер кү­ркә дисәң – күркә ите, каз дисәң, каз ите бар. Ашарга тыелмаган р­изыклар да күп ләбаса!»-диде ул, ачынып. Р. Кәлимуллин райондагы бер җитәкче белән сөйләшкән сүзләрен искә тө­шерде. Ул татар кешесе булса да, бер тапкыр да Мәдәният йортына да, мәчет­кә дә кереп карамаган. Гомумән, район­дагы 30 җитәкче Казанда яши икән. Ә Коркачыктагы кирпеч заводында эш­ләү­че 90 кешенең нибары 10сы Биектауныкы, калганнары күрше районнардан. «Болар яхшы күренешме инде? Мин беренче чиратта үз районыбыз халкын эшле итәргә тиешбез, дип уйлыйм»,-диде Р. Кәлимуллин.

Башкарма комитет җитәкчесе әле күп нәрсәләр хакында сөйләде. Аның тел төбеннән райондагы дини тормыш­ка битараф булмавы, алай гына да тү­гел, аны алга җибәрергә омтылышы бар икәнлеге сизелде, бу төбәктә әдәп-әх­лакка зур игътибар биреләчәген тоя­рга мөмкин иде. Әгәр теге яисә бу мәсьә­ләдә сораулар туа икән, ул үзе ышанычлы дип тапкан Булат хәзрәткә яисә Марсель һәм Госман хәзрәтләргә шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын әйтте.

 

Мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Хәбибуллин            

      

Уртача буйлы, чандыр гәүдәле мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Хәбибуллин бу көнне шактый зур чыгыш әзерләгән иде. Ул Биектау мөселманнары белән инде 20 ел җитәкчелек итүен, бу вакыт аралыгында 35 мәчет салынуын, тагын бишесенең төзелүен әйтеп узды. Шунысы игътибарга лаек: Галимулла хәзрәтнең бәян итүендә дә райондагы дини тормышның мактанырлык булмавы чагылыш тапты. Ул хәтта үзенең мөхтәсиб вазифасыннан китәргә әзер икәнлеген әйтеп, Мәдәният йортына җыелган халыкны гаҗәпкә калдырды. «Үзегез дә беләсез, соңгы вакытларда еш авырыйм. Авылларга чыга алмыйм, башым әйләнә. Минем урынга Алмаз Шәйдуллин дигән яшь имамны тәкъдим итәм»,-диде ул. Шунда мөхтәсибне зур илтифат биреп тыңлап утырган Р. Кәлимуллин түзмәде: «Ни дигән сүз инде бу?! Бу бит мөхтәсиб сайлау җыелышы түгел. Әле кайчан гына узды түгелме соң мөхтәсибне сайлау җыелышы. Бу мәсьәләне ни өчен шунда күтәрмәдегез? Мин сезне куючы да түгел, эшегездән азат итә дә алмыйм. Сезне мөхтәсиб итеп эшләтү яисә эшләтмәү мәсьәләсен мөфти хәл кыла»,-дип аны бүлдерде.

Гомумән, бу җыелышта яңа башлык, кем әйтмешли, дилбегәне үз кулында нык тотты, аны бер генә мизгелгә дә ычкындырмады диясе килә. Мондый җитди кешенең, дин өчен борчылучының районга җитәкче булып килүен имамнар да хуплады. Район мөхтәсибенең урынбасары, Усад авылы мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Яруллин сүз алып, яңа җитәкчеләргә үзләренең фатихасын бирүләре турында белдерде.

 

                                                                                                                                Казый Рөстәм хәзрәт Зиннуров

 

Татарстанның Үзәк төбәге казые (аңа Казан, Яшел Үзән шәһәрләре, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Югары Ослан һәм Питрәч районнары керә) Рөстәм хәзрәт Зиннуров әлегә имамнарның гыйлеме зур булмавын сөйләде. «Әгәр бирегә Мәккәдәге укытучыларны китереп куй­сак һәм имамнарыбыз «Әлхәм»не укый башласа, беренче сүзләрдән үк алар кимендә 20 хата табачаклар. Бу сүз­ләр­не һич кенә дә сезне кимсетеп, рән­җетеп әйтүем түгел. Әйтик, Чаллыда ел саен имамнарның гыйлем дәрәҗәсен күтәрү курслары уңышлы гына эшләп килә. Аны бездә дә булдырасы иде», –дип тәкъдимен әйтте Рөстәм хәзрәт.

Башлык Р. Кәлимуллин казыйның әлеге фикерен уңай дип тапты һәм мо­ның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә бирде. «Гомердә булмаган хәл: авылга Сабантуйга кайткач, андагы хатын-кызларның хәмер эчкәнен күрдем. Тагын бер гөнаһ: салалардагы әби-бабайлар бүген нәрсә була икән дип йолдызнамә укып утыра. Халык гороскопка ышана, чөнки динне белми, наданлык та көчле. Имамнарның бурычы-үз гыйлемнәрен арттырып, халык ара­сында киң таралган хорафатларның зыяны турында сөйләп, аларны туры юлга чыгару, җәмгыятебезне аракы эчү, тәмәке тарту, наркомания кебек авырулардан арындыруда булышу, кешеләрне әдәп-әхлаклы итү», – диде Рөстәм хәзрәт Зиннуров.

Аннары Рөстәм хәзрәт казыйлар уты­рышында Рамазан ае хакында булган сөйләшүләрне, кабул ителгән карарларны бәян итте. Аның сөйләвенә караганда, без быел 11 августта уразага керәбез. Беренче тәравих намазы 10 августта ястүдән соң укыла. Быел да фитыр сәдакасы бер кешегә кимендә 50 сумны тәшкил итә. Хәленнән килгән кеше аны күбрәк тә бирә ала. Ә инде уразаны тота алмаган кеше (әйтик, өл­кән яшьтәгеләр) фидия сәдакасын 100 сум итеп түләргә тиеш. Ураза гаете исә 9 сентябрьгә тәгаенләнгән. «Шулай да, әгәр мөфти Рамазан аеның башка көнгә күчерелүе турында фәтва бирсә, без аны да кабул итәбез. Әгәр андый карар булмаса, һәммәсе дә элеккечә үз көчендә кала», – диде Рөстәм хәзрәт.

Кыскасы шул: Биектауга яңа башлык килгәч үткәрелгән имамнар җыелышы бик эшлекле шартларда барды. Тиздән аның тәүге нәтиҗәләре дә күренер, дип ышанасы килә.

 

Хатыйп ГӘРӘЙ

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты