Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?

20.02.2012

1995 елның июль аенда гаиләбез сөйләп тә, язып та бетереп булмый торган зур бәхетсезлек, тирән кайгы кичерде. 23 июльдә, ял көнендә, каен кызларыдай зифа буйлы, сылу гәүдәле, киноларда күрсәтелә торган һинд чибәрләре кебек гүзәл Ләйлә сеңлебез (күңел яраларын кабат яңартмас өчен исемен үзгәрттем) Иделдә фаҗигале төстә һәлак булды. Шулай итеп, ул минем бертуган абыем булган әтисен һәм әнисен, якын туганнарын гомерлек хәсрәт утына салды, диңгез кадәрле матәм сулары эчерде.

Бу коточкыч хәбәрне без авылда ишеттек (телефоннан шалтыратканнар). Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте ул безгә. Аның хакында ишетүгә тыннарыбыз кысылды, йөрәк мускулларыбыз тартышып куйды, күзгә төер-төер яшь тыгылды. Шулай да читләр алдында сер бирмәскә тырыштык. Дөрес, аяктан бөтенләй егылмагае дип, бу ту­рыда җитмештән узган әниебезгә әйтергә курыктык. Тагын шунысы бар: бу хәвефле хәбәргә без тулысы белән ышанып та бетмәдек. Күңелнең бер почмагында гына ялгышлык, хата киткәндер, дигән уй ята иде. Казанга килеп, бу кеше ышанмаслык хәлнең дөреслеген үз күзләребез белән күреп, тәмам инангач кына, йөрәкләребезгә кара кан саугандай булды, зиһеннәр томаланды. Ә әти-әниләрен әйткән дә юк инде. Алар ни үле, ни тере түгел иделәр ул вакытта. Менә шундый борчу-мәшәкатьләргә салды безне Ләйлә сеңлебез. Кыскасы, гаять матур кояшлы җәй айларында күгебезне кара болыт каплады, бар дөньябыз караңгылык эченә чумгандай булды. Шул вакыттагы безнең эчке халәтне үз башына шундый олы кайгы, хәсрәт төшкәннәр генә аңласа аңлый торгандыр. Тик без кичергәннәрне Аллаһы Тәгалә башкаларга күрсәтмәсен иде, дип телим.

Әйе, бу сеңлебезне бигрәк тә ярата идек шул. Арабыздан иң акыллы, иң тәртипле сеңлебез китеп барды. Никадәрле эзләп карасак та, аның бер генә тискәре ягын таба да, искә төшерә дө алмадык. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, ул Казан финанс-икътисад институтына укырга керде. Көндез эшләп, кич укып, аны да әйбәт кенә төгәлләп чыкты. Соңгы вакытта бер оешмада баш хисапчы урынбасары булып эшли башлаган иде. Менә 16 елдан артты инде яп-яшь сеңлебезнең гүр иясе булып, җир куенында ятуына. Акылга сыярлык хәлме бу? Аны искә төшерсәм, хәзер дә йөрәгем сулкылдап тибә башлый, кан басымым күтәрелә. Югыйсә, вакыт та шактый узды бит инде. Ә бит аңа егерме биш яшь тә туларга өлгермәде, яшисе дә яшисе иде әле.

Сеңлебез үләр алдыннан ашамлыклар ташып, өйләрендәге ике суыткычны да шыплап тутыра. Шул рәвешле 4 августта булачак туган көненә әзерләнә. Тик ул җыйган ризыклар Ләйләнең өчесен, җидесен үткәрергә китеп барды. Һич аңларлык түгел бу дөньяны. Әллә инде Хак Тәгалә сеңлебезгә зур һәлакәт киләсен алдан сиздергәнме?

Хәзер сөйли торганнарым сезгә тагын да гаҗәбрәк тоелыр. Шат күңелле, ачык йөзле сеңлебезнең үләренә ике көн калгач, аларның "Димкәй" кушаматлы карасу төстәге мәчеләре юкка чыга. Ләйлә аны ярата иде. Аны иркәли-назлый, тәм-томны да кызганмый торган иде.

23 июль көнендә сеңлебез әнисе белән иртән иртүк Түбән Осланга чыгып китә (анда аларның бакчалары бар). Дачалары янына килеп җиткәч, аңа күршесе очрый. "Фердинанд абый, бездә траур бит әле, «Димкәй» югалды", -ди Ләйлә аңа.

Ул әнисе белән көнозын бакчада эшли. Казанга кайтыр алдыннан гына: "Бик эссе бит, әни, су коенып кайтыйм әле", — дип рөхсәт сорый. Әнисе, әлбәттә, ярар, бар, ди инде.

Су буена китәр алдыннан ул: "Әни, бүген күп ашадым, мине су күтәрә алыр микән", -ди, шөбһәләнеп. Шулай да Иделгә су керергә ялгызы гына китә. Тик нигәдер (хәзер инде фараз итәргә генә кала), бертуган сеңлесе белән элек бергә су коенган җиргә түгел, башка урынга.

Идел ярларыннан чигенгән икән. Сеңлебез юньләп йөзә белмәгәнгә, яр буенда гына коена. Гадәт буенча ике метрлап араны йөзә дә, аягы белән җиргә басып карый һәм шунда земснаряд казыган унике метрлы чоңгылга туры килә. Аяк астында җирне тоймагач, каушап калган, күрәсең. Шулай да, шаһитларның сөйләвенчә, ике тапкыр калкып чыгып: "Коткарыгыз!" дип кычкырырга өлгерә. Тик ярдәм килеп җиткәнче, су төбенә китеп бара. Озак көттермичә килеп җиткән водолазлар берничә тапкыр чумып, аны чокыр төбеннән табып ала. Тик инде кыйммәтле вакыт югалган, сеңлебезне кире якты дөньяга кайтару мөмкин булмый. Ләйләнең мәетен Казандагы өйләренә алып кайтып куялар. Һәм иң гаҗәбе шунда: шулвакыт теге кара мәче "Димкәй" дә өйгә кайтып керә. Сеңлебез яткан караватка менеп, аны карый, аякларын ялый. Аннары карават астына төшеп ята. Ләйләне өйдән алып чыгып киткәнче "Димкәй" идәндә аунады, ашамады-ачмәде. Нишләсен, теле юк бит, фаҗига буласын алдан белеп тә безне кисәтә алмавына үкенә идеме ул, әллә яраткан дусты белән шул рәвешле мәңгегә саубуллаштымы — һич аңламадык. "Димкәй»нең бу кыланышларын күреп торган олы яшьтәге абыстай да: «Песинең мәет янына килгәнен гомеремдә дә күргәнем юк иде. Кичә үлгән булсам, белми үләсе икәнмен», — диде бу хәлләргә шаккатып.

Бу вакыйгадан соң шактый көннәр, еллар узды. Казан урамнарының берсендә очраттым мин аны. Йа Раббым, булса да булыр икән шулкадәр охшашлык. Ул кыз ике тамчы судай Ләйлә сеңлемә охшаган. Чәч толымнары, буй-сыннары дисеңме! Мин ул кыз янына килеп: «Ләйлә сеңлем, синме бу, нишләп йөрисең?" — дип әйтүдән чак тыелып калдым. Чынлап та, бүген дә ышанмыйм сеңлемнең үлеменә, җәсәден генә кара балчык каплады сыман. Ә җаны һаман да безнең тирәбездә бөтерелеп йөридер сыман тоела.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
16.02.2012 Дингә каршы көрәш дәвам итә

Сәхифәнең тулы тексты